Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Аралашу - әңгәмә сәгате "Аеклыкка - милли мәдәният аша!"

11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсендә зур чара - "Аеклыкка милли мәдәният аша" (К трезвости через национальную культуру) исеме астында аралпашу сәгате (час общения) булып узды. Монда җирле үзидарә территориясендә урнашкан, халыкка төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче учреждение җитәкчеләре, дин әхеле һәм 9, 10,11 сыйныф егетләре чакырылган иде. Китапханәдә, таныша тору өчен, ике көн алдан "Җәмгыятьнең олы казасы..." исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Алдан ук катнашучыларга сораулар әзерләнде. "Киләчәкне үтерүчеләр!" исеме белән презентация ясалды. Үзенең чыгышында китапханәче мондый бәйрәмнең кем тарафыннан уйлап табылуы, кайчаннан бирле бәйрәм ителүе  тарихына тукталды. Эчкечелек проблемасының бүгенге көндә дә иң актуаль, көнүзәк мәсьәлә икәнлеген ассызыклады. Мәктәп, мәдәният йорты директорлары хәзерге заман яшьләре арасындагы эчүчелеккә тукталса, дин әхеле ислам дине тарафыннан тыелган нәрсәләрне аңлатты. ФАП вәкиле алкоголизм китереп чыгарган авырулар турында.аракы гына түгел, сыра эчүнең дә аяныч хәлләргә китерүен аңлатты. Җирле үзидарә вәкиле булачак солдатларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән дус булырга өндәде.Һәркайсы үз тәҗрибәләреннзн чыгып, тормыштан алып көлкеле дә, гыйбрәтле дә мисаллар китерде.Алкоголь кулланучы гаиләләрдә туган гарип балаларны видео аша күрү да егетләргә көчле тәэсир итте. Буш вакытны дөрес итеп бүлә белү, үзеңә дус - иш сайлаганда игътибарлы булу, спиртлы эчемлекләр тәгъдим иткәндә "юк!" дип әйтә алу, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү - катнашучыларның төп теләкләре шундый иде. Шау - гөр килеп, бәхәсләшеп, фикерләр уртаклашып  бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте. Тагын очрашырга сүз куешып, китапханәчегә рәхмәт әйтеп таралыштылар.