Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кызыклы мәгълүматлар өстәле "Мин яратам сине, Россия!" (Россия көненә)

Рәсәй көнен нинди милләттән булуына карамастан,бөтен Рәсәй халкы бәйрәм итте Бәркәтә авыл китапханәсе дә аннан читтә калмады. Балалар белән дә, яшьләр белән дә кызыклы чаралар уздырды. 12 июнь - Рәсәй көнен билгеләп үткән көнне китапханәдә "Мин яратам сине, Россия" исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Аңа өстәмә итеп төрле кызыклы мәгълүматларны үз эченә алган исем, рәсем, сораулар белән уен - криптограмма да яшьләр күңеленә хуш килде. Авыррак сорауларга җавапларны экран аша презентациядән таптылар. Инде онытыла язган Рәсәйнең стена картасы аша Рәсәйдәге халык саны миллионнан арткан 15 шәһәрне табу үзе бер тамашага әйләнде, чөнки Татарстан башкаласы Казанның да шушы 15 леккә керүе, бүгенге көндә 1206000 кеше яшәве шаккаттырды. Кыскасы, яшьләргә уздырылган чара бик ошады. Алар үзләре өчен кызыклы да, файдалы да булган бик күп материал тупладылар.