Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Көйле - интерактив уеннар "Россия - горурланырлыгыбыз бар!"

Россия - безнең иң бөек дәүләтебез Без аны бик яратабыз һәм аның белән горурланабыз. 12  июнь - Россия көне. Бу бәйрәмне үткәрми һич мөмкин түгел. Шуның өчен,  9 июнь 13 сәгатьтә Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ял лагерында ял итүче балалар белән  "Россия - горурланырлыгыбыз бар!"  исемле көйле - интерактив уеннар уздырдылар. Шулай ук "Россия киңлекләре" исемле күргәзмә - картина оештырылган иде "Россия шәһәрләре" исеме астындагы презентация дә балаларда зур кызыксыну уятты. Әле ул шпаргалка ролен дә үтәде, чөнки ахырдан криптограмма булды. Соңыннан уеннар фойеда дәвам итте. Монда да ике төркемгә бүленеп кроссворд чишү, Россия картасыннан "Шәһәрләрне тап" уены, төрледән - төрле хәрәкәтчән уеннарда балалар бик актив катнаштылар. Үзләре өчен кирәкле мәгълумәтләр алдылар. Кыскасы, бәйрәм күңелле узды.