Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйрәмчә кечкенә сабантуй "Сабыйлар бәхетле яшәсен! (Балаларны Халыкара яклау көненә)

Балалар безнең киләчәгебез дибез. Шуның өчен аларның бәхетле, шат тормышта яшәүләрен оештыру да безнең - өлкәннәрнең бурычы. 1  июнҗ - Халыкара балаларны яклау көнендә Бәркәтә авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә зур бәйрәм - "Сабыйлар бәхетле яшәсен!" дип исемләнгән кечкенә сабантуй уздырдылар. Көннең салкынлыгы да балаларның кәефен төшермәде. Бәйрәм - китапханәгә экскурсиядән башланып китте. Әкият геройлары Буратино, Клоун, Мальвина "Клоун капчыгы" исемле театраль тамаша күрсәттеләр. Аларга  Марфа әби һәм Гали бабай булып киенгән ата - аналар кушылды. Балалар белән бергәләп Әлифба китабыннан Марфа әбине татарчага өйрәттеләр. Нәкъ сабантуйдагыча бөтен милли уеннар: капчык киеп, чиләк - көянтә, кашыкка йомырка куеп йөгерүләр, аркан тартыш - берсе дә калмады. Әле балалар сикергеч белән сикерүдә, төсле фантиклар җыю ярышларында да үзләрен сынап карадылар. Шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп тә күрсәттеләр. Гел талашып торган әкият геройларына ничек итеп дус булу серләрен дә чиштеләр. Әлбәттә инде иң кызык өлеше бүләкләр кабул итү булды. Буратино да, Клоун да тәмле бүләкләрне кызганмадылар. 2 сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Балалар да, аларның әниләре дә бик канәгать калдылар.