Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Файдалы аралашулар сәгате "Китапханәгә рәхим итегез!" (Бөтенроссия китапханәләр көненә)

Бүген китапханә - китап уку урыны гына түгел, ә файдалы ял итү һәм үзара аралашу үзәге дә. Шуның өчен Бәркәтә авыл китапханәсе 27 май - Бөтенроссия китапханәләр көненә үзенең актив укучыларын "Китапханәгә рәхим итегез!" дип исемләнгән файдалы аралашулар сәгатенә чакырды Китапханәченең кереш сүзе - Россия һәм Татарстан, район һәм авыл китапханәләре алып барган эшчәнлек турында иде.. Китапханәгә килүчеләр китапханә тормышы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Төрле интерактив уеннар буенча ярышып, сканворд һәм кроссвордлар чишкәннән соң, яшь конструкторлар уеннарыннан соң мәдәният йорты белән берлектә мәдәни чараларда актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Алар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде. Катнашучылар бик канәгать булып таралыштылар.