Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү дәресе (Познавательный урок) "Җир - безнең туендыручыбыз" (Земля - кормилица наша)

22 апрельдә Бөтендөнья Җир көне билгеләп үтелә. Җир дигәч тә, безнең күз алдыбызга, яшел болын - урманнар, зәңгәр елга - океаннар, ком чүлләре һәм кояшлы аяз һава белән чуарланган түгәрәк глобус килеп баса. Балачагыбыздан алып без аны әйләндереп - әйләндереп карап җирне өйрәнәбез. Аның табигате, хайваннары, кошлары, кешеләре белән танышабыз. Бәркәтә авыл китапханәсенә йөрүче балалар белән дә шул турыда әңгәмә алып барылды. Күргәзмәгә куелган китаплар, төрле уеннар аша Җир планетасын саклау, аңа ярдәм итү ысуллары күрсәтелде. Балалар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр. Җир турында мәкальләр, шигырьләр укыдылар