Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи сәгать (Исторический урок) Ленин - безнең тарих (Ленин - наша история)

Инде кешелек дөньясы өчен тарих булып калган В.В.Ленин тормышын һәм эшчәнлеген үзебезнең киләчәгебез булган балаларыбыз, оныкларыбызга аңлатып калдыру безнең төп бурычыбыз булып тора. Советлар Союзы чорыннан алып бүгенге Россиянең тормышын өйрәнү, күрсәтү аларга кызыклы булсын өчен төрледән - төрле ысуллар куллану үтемле була. 1970 елларда нәшер ителгән Әлифба китабы, аларда ясалган Ленин портреты, кечкенә Володя сурәте төшерелгән октябрят, пионер значоклары, ул чорның комсомол, профсоюз билетлары һәм значоклары, хәтта музей, альбомга җыелган Ленин бабай башы төшерелгән кәгазь һәм тимер акчалар куллану да бала күңеленә тарих булып кереп кала. Бәркәтә авыл китапханәсе шундый ысулларны яңа эш ысулы буларак куллана да.