Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә сәгате "Бердәмлектә - безнең көч!" (К Дню единства)

 4 ноябрь 2005 елдан бирле Бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер – беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф – гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без көчле халык.

  Шул уңайдан, 4 ноябрьдә Бәркәтә авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә “Бердәмлектә – безнең көч!”  дип аталган әңгәмә сәгате үткәрде. Төрле яшьтәге балалар чараны Россия гимны һәм Татарстан гимны белән башлап җибәрделәр. Китапханәче аларны бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм  бердәмлектә – безнең көч дигән әйтемнең нәрсә аңлатуы, төрле милләтнең үзара дус - тату яшәргә тиешлеге турында әңгәмә кордык. Чара бик күңелле үтте. Балаларга бик ошады.