Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Экскурссәгать "Каникулны китап белән"

Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Бәркәтә авыл китапханәсе яңа мәктәпкә кергән 1 сыйныф укучыларын кунакка чакырды. Ул экскурсия формасында экскурссәгать буларак "Каникулны китап белән" дип аталды. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән таныштыра барды. Шул арада кычкырып укулар да булды. Киштәләрдәге курчаклар да "тел"гә килеп балалар белән сөйләшеп алдылар. Әлбәттә инде шундый сарайдан бер бала да китапсыз китмәде.