Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Түгәрәк өстәл "Тәгъдим итмә! Кабул итмә!" (Бөтенроссия аеклык көненә)

Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөтенроссия аеклык көненә авыл яшьләре һәм яшүсмерләре белән бергәләп "Тәгъдим итмә! Кабул итмә!" исемле түгәрәк өстәл уздырдылар. Бүгенге көндә яшьләребез һәм яшүсмерләребез арасында эчкечелекнең яшәрә баруы барыбызны да борчуга сала. Хәмернең генә түгел, хәтта сыраның да яшь организмга күпме зыян китерүен аңлап бетерми алар. Менә шуны аңлатып бу начар гадәттән аралап калу  безнең төп бурычыбыз да. Түгәрәк өстәл артында да шул турыда сөйләштек, анкета сорауларына җавап бирдек. Бергәләп киләчәкне күзалладык. Яшьләр безне аңладылар дип ышанабыз.