Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер сәгате "Алар турында китаплар сөйли"

Бәркәтә авыл китапханәсе  8 - 9 сыйныф укучылары белән бергәләп бүгенге көндә ватаныбыз сагында торган егетләребезгә рәхмәт йөзеннән, "Алар турында китаплар сөйли..." исемле патриотик хәтер сәгате уздырдылар. Кыскача гына кереш өлештән соң китапханәче укучыларны Советлар Союзы чорында һәм Россия вакытында төрле елларда тыныч вакытта Армия сафларында һәлак булган  егетләр турында язылган китаплар белән таныштырып чыкты. Аннан соң төрле сораулар биреп укучыларны әңгәмәгә чакырды. Балалар һәлак булган авылдаш абыйларын искә алдылар. Россия Герое исемнәре бирелгән солдат - офицерлар турында презентация карадылар. Бер сәгать вакыт истә калырлык та,файдалы да узды.