Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль кичә "Бәхетләргә яшик күмелеп!" (Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә)

8 июль - Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне. Бәркәтә авыл китапханәсе бу бәйрәмне елдагыча матур һәм кызыклы итеп уздырырга тырышты. Чакыру билетлары белән төрле яшьтәге 10 гаиләне әдәби - музыкаль кичәгә чакырды. Авылның мәдәни тормышында иң актив катнашучылар "Бәхетләргә яшик күмелеп..." исемле кичәгә җыелдылар. Чәй табыны артында төрледән - төрле эчтәлекле теләкләр ярышы, "Иң моңлы җырлаучы гаилә", "Кыскалыкта - осталык" мәгънәле шигырь уку бәйгеләре узды. Сәхнәдә узган "Иң өлгер гаилә" пазллар җыю, "Урыннарын тап" ярышларында  да гаиләләр сынатмадылар. Аларга балалары да ярдәм итте. Бүләккә "Оста куллар" түгәрәгендә балалар кулы белән буялган, гипстан ясалган чын татар читеге сыннары эләкте. Җыр - бию ярышлары фойеда дәвам итте. Кунаклар яхшы кәеф, күтәренке күңел белән таралыштылар. Ә  магнитлы бүләк читекләр аларга бу очрашуны озак оныттырмас эле.