Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Оста - класс "Матурлыкны үз кулларыбыз белән!"

Җәйге ял вакытларында балаларны ни белән булса да мавыктырырга, аларның ял вакытларын дөрес итеп бүләргә һәм файдалы эш башкарырга өйрәтергә кирәк.Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә бу өлкәдә бик күп эш башкара. Балалар өчен ел буена "Оста куллар" һәм "Рәсем дөньясында" түгәрәкләре эшли. Балалар кызыксынып гипстан ясалган сыннарны буярга, рәсем ясаганда төсләрне дөрес итеп сайларга өйрәнәләр. Гел утырып эшләп арып китсәләр төрле хәрәкәтле уеннар да уйнап алалар. Шуның өчен дә бик яратып һәм даими рәвештә йөрергә тырышалар.