Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Сәламәтлек дәресе "Чиста куллар операциясе"

Чисталык - сәламәтлекнең башы, шул турыда балаларыбызга һәрвакыт аңлатып торырга тиешбез. Бәркәтә авыл китапханәсе балалар белән  шул темага эшләргә тырыша, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрә. Мәктәп алды ял итү лагерындагы балалар белән дә "Чиста куллар операциясе" исемле сәламәтлек дәресе бик файдалы узды. Үтемлерәк булсын, балаларның хәтерендә ныграк калсын өчен мәдәният хезмәткәрләре аны театраль рәвештә күрсәттеләр. ФАП хезмәткәре пычрак йөрегәч нинди авырулар барлыкка килгәнен аңлатты. Балаларга сораулар бирде, алар үзләре аңлаганча сөйләп күрсәттеләр.