Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Уенлы - музыкаль программа "Безгә бергә күңелле!"

Июнь ае - җәйнең иң матур чоры, рәхәтләнеп уйнау вакыты. Шуның өчен Бәркәтә авыл китапханәсе балалар өчен әледән - әле төрледән - төрле программалар әзерли, уеннар уйлап таба. 23 июнҗ көнне дә мәктәп алды ял итү лагерында ял итүче балалар мәдәният йортына кунакка килделәр. Ишектән үк аларны "Елак" һәм " Шаян" исемле клоуннар каршы алды. Балалар да "Смайликлар", "Песиләр", "Бәләкәй клоуннар" булып бизәнгәннәр иде. Бергәләп шаярдылар, төрле бәйгеләрдә ярыштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Тәмлеләр белән дә сыйландылар. Балалар зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.