Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Свеча памяти"

Хәтер һәм кайгы көненә уздырыла торган "Свеча памяти" акциясенә Бәркәтә авыл китапханәсе дә бик теләп кушылды. Мәктәп яны ял итү лагерына йөрүче балалар белән алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга салынган һәйкәл янында зур әңгәмә уздырдылар. Китапханәче бу көннең мәгънәсе турында сөйләде. Балалар да үз әби - бабаларын искә алдылар. Соңыннан мәңгелек ут янында бәләкәй свечаларга ут кабызылды.