Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Очрашу, видеоролик "Безгә яшәргә һәм онытмаска!" (Хәтер һәм кайгы көненә)

Илебез халкы ел саен 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнен уздыра. 27 миллион кешенең гомерен алып киткән бу көнне онытырга хакыбыз юк. Чөнки Бөек Ватан сугышы башланган көн бу. Күпмебаланы ятим иткән, күпме хатын - кызны тол иткән көн. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу көнгә карата очрашу уздырды. "Безгә яшәргә һәм онытмаска!" дип аталды ул. Сугыш чоры балалары булган Минхановлар гаиләсен балалар белән очрашуга чакырды. Алар бик күп сугыш хәлләрен сөйләделәр. Балаларның сорауларына җаваплар бирделәр. Сугышның иң начар нәрсә икәнен, бергәләп тынычлыкны якларга кирәген аңлатырга тырыштылар. Бабай гармунда да уйнап күрсәтте,балаларны биетте дә. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.