Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кисәтү дәресе "Террор корбаны булмас өчен..."

Терроризм - бөтендөнья афәтенә әйләнде. Кеше канына, күп корбаннарга сусаган террористлар бернидән дә тайчынып тормыйлар. Байлык, акча өчен  чәченә чал кергән бер карттан алып кичә генә якты дөньяга аваз салган сабыйга хәтле юк итәргә сәләтле. Шушындый куркыныч булганда ни эшләргә, якыннарыңны бу афәттән ничек коткарырга? 17 июнь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергәләп үсмер балаларга шул турыда аңлатырга тырыштылар. "Террор корбаны булмас өчен..." исемле кисәтү дәресе уздырдылар. Балалар карточкалар ярдәмендә терроризмны ничек күзаллаулары турында аңлаттылар. Китапханәче мисаллар ярдәмендә террор тарихына тукталды. Иң беренче каян килеп чыгышы белән таныштырды. Аннан соң практик эшкә күчтеләр. Куеп калдырылган "пакетлар", "тартмалар" пәйда булды. Балалар аларны күргән очракта ни эшләргә тиешлекләрен аңлаттылар. Дәрес кирәкле һәм файдалы узды.