Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Сәнгать сәгате. Буяу дәресе "Милли уенчыклар"

Бәркәтә авыл китапханәсе балаларның җәйге ял вакытларын күңелле итеп уздыру өстендә аерым план буенча эшли. Атнага өч тапкыр балалар сәнгать түгәрәге эшли.Монда алар гипстан ясалган аерым сыннарны үрнәк буенча төрле төсләргә буярга өйрәнәләр. Төрле бәйрәмнәргә, аерым темалар буенча, шулай ук ирекле рәсемнәр ясыйлар. Китапханәче аларны сәнгатькә багышланган китаплар, рәссамнар белән дә таныштыра. Бөтен гаиләләре белән бергәләп килеп сыннарны буяучыларга да без бик шат.