Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Уенлы - музыкаль программа "Балачак иле - тылсымлы утрау!" (Балаларны Халыкара яклау көненә)

1 июнь бөтен дөнья күләмендә балаларны яклау көне булып санала. Бик зурлап истә калырлык итеп, балаларга күңелле булсын өчен бик тырышып әзерләнеп үткәрелә торган көн. Бәркәтә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты да бик ныклап әзерләнде бу бәйрәмгә. Алдан ук афишалар, белдерүләр дә язылды. Шуның өчен бәйрәмгә балалар гына түгел аларның әти - әниләре, әби - бабайлары да килде. Программа командалы ярышлардан һәм хәрәкәтле уеннардан торды. Ике командага бүленеп балалар бөтен бәйгеләрдә дә катнаштылар.Әлбәттә инде җанатарлар да читтә калмады, кайбер уеннарда рәхәтләнеп аларга кушылып уйнадылар. Иң кызыклы өлеш бүләкләр алу өлеше. Монда инде"самавыр" әби бер баланы, җанатарны бүләксез калдырмады. Башта тәм - томнар, аннан соң йомшак уенчыклар һәм сувенир - копилькалар балалар кулына күчте. Бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф тә өләште. Шуның өчен озак онытылмас әле ул.