Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе "Динебез Исламны зурлап..."

Республикабызда шаулап - гөрләп Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бик зурлап бәйрәм иттек. Бәркәтә авыл китапханәсе дә районара чараларда да катнашты, авыл мәдәният йорты белән берлектә дә чаралар уздырды. Шуларның берсе китапханәгә "Ахирәтләр" клубына йөрүче хатын - кызларыбыз белән уздырылган "Динебез Исламны зурлап..." исемле мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе. Апаларыбыз бик нык әзерләнеп килгәннәр иде. Һәркайсы бик матур итеп төрледән - төрле мөнәҗәтләр көйләделәр. Китапханәче әз генә мөнәҗәтләр,бәетләрнең килеп чыгышын сөйләп алганнан соң бәетләргә күчтеләр. Монда инде авылда туган авылдашларга багышлап чыгарылган бәетләр телгә алынды. Китапханә архивында саклана торган элеккеге бәетләрне дә укып үттеләр.Кичә  бер - берсе белән аралашып, җанлы әңгәмә корып чәй табыны артында дәвам итте.