Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи сәгать "Гасырларны кичкән Ислам!"

Моннан нәкъ 1100 ел элек милләтебез мөселман дине - Исламны кабул иткән. Ул шәһри Болгар илендә 922 елның 21 маенда кибул ителгән. Ислам дине - иң пакъ һәм тәртипле диннәрдән санала. Соңгы елларда ул күпләрнең яшәү рәвешенә әверелде. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады. Ул үз өлкән буын китап укучылары белән берлектә "Гасырларны кичкән Ислам" исеме астында тарихи сәгать уздырды. Китап күргәзмәсенә куелган дини китаплар арасында элеккеге гарәп теле белән язылган китаплар да бар иде. Алар буенча зур әңгәмә дә уткәрелде. Апалар үзләре белгән тарихи вакыйгаларны да сөйләделәр. Бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте.