Китапларга күзәтү "Сугыш турында китаплар укыйбыз"
7 майдан 9 майга кадәр Бәркәтә авыл китапханәсе тарафыннан мәдәният йорты фойесына "Сугыш турында китаплар" китап һәм альбомнар, дайджестлар күргәзмәсе ясалды. Шунда ук кызыксынучылар өчен һәрбер китап - альбомга күзәтүләр дә уздырылды. Китапханәдә сугыш турындагы китаплар аерым киштәләргә, һәр кергән кеше алып укырлык итеп уңайлы урнаштырылды. Дистәләгән кеше кызыксынып китаплар карады, сайлап укырга алды, китапханәченең сөйләгәнен тыңлады.