Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль сәгать "Сугыш чоры җырлары"

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. Бөтен Россия халкы, шул исәптән татарстанлылар да аңа ныклап әзерләнә. Бугеннән үк төрледән - төрле акцияләр, бәйгеләр уза. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бөтен массакүләм чараларда катнашырга тырыша. 6 май көнне мәдәният йорты белән берлектә "Сугыш чоры җырлары" исемле әдәби - музыкаль сәгать узды. Монда җырларга теләгән һәр бала катнашты. Алар ялгыз да, күмәкләп тә үзләре белгән сугыш чоры һәм сугыш турындагы җырларны башкардылар. Китапханәче күп кенә җырларның язылу тарихлары белән дә таныштырды. "Священная война" җырының Ватан өчен нинди көчкә ия булуын аңлатты. Җырлар русча да, татарча да башкарылдылар.