Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Шигъриять сәгате “Күңелләрдә, Тукай, яшисең...” (В душе живешь ты, Тукай)

Габдулла Тукай татар халкының гына түгел, башка милләт халыкларының да яраткан язучысына әйләнде.Быел аның тууына 136 ел. Бәркәтә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Күңелләрдә, Тукай, яшисең...” исемле шигъриять сәгате уздырды. Балалар Тукай узган юллар буйлап сәяхәт иттеләр. Аның матур шигырьләрен кычкырып укыдылар. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Әлбәттә инде җиңүчеләргә тәмлеләр дә эләкте. Бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте.