Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - дәрес "Иллюминаторда - Җир!" (Бөтендөнья җир көненә)

22 апрель - Бөтендөнья җир көне. Бәркәтә авыл китапханәсе урта сыйныф укучылары белән мәдәният йорты фойесында "Иллюминаторда - Җир!" исемле әңгәмә - дәрес уздырды. Җир ул - уртак йортыбыз. Аны саклау, чиста тоту һәрберебезнең бурычы. Җир шарында тереклек итүче һәр кош - корт, терлек - җанвар, киек өчен, һәр үсемлек өчен, бигрәк тә кешелек өчен һәркем җаваплы. Әңгәмә вакытында да сүз шул турыда барды.Бүгенге көндә Җир шарыбызга нинди куркыныч яный, кешеләр тарафыннан нинди начарлыклар эшләнә, нәрсәләрне кире кайтарып булмый һәм хәзер ни эшләргә тиешбез. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар.