Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү сәгате "Ленин - безнең тарих!"

22 апрель -  пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның туган көне. Элек бу көнне бик зурлап уздырып кечкенә сыйныф укучыларын октябрятка, пионерга алу көне буларак билгеләп үтә идек. Ленин өмәләре оештырыла иде. Хәзер ул көннәр тарих битләрендә генә калды. Шулай булса да без аны балаларга аңлатырга, күрсәтергә тиешбез. Чөнки 70 ел илебез шул чор байрагы астында яшәде. Бәркәтә авыл китапханәсе тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылган "Ленин - безнең тарих!" исемле танып - белү сәгатендә дә сүз шул хакта барды. Китапханәче элеккеге әлифба китабыннан балаларга Ленин сурәте төшерелгән рәсемнәрне күрсәтте. Кечкенә Володяның фотоларын октябрят, пионер значокларыннан карадылар. Аның тормыш юлы, эшчәнлеге, гаиләсе белән дә таныштылар. Аңа атап чыгарылган халык җырларын да ишеттеләр.