Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи дәрес "Дары исле кырыгынчы елларның яшь батырлары..."

 Хәзерге яшь буынга без һәрдаим сугыш китергән афәт турында искә төшереп, хәтер яңартып торырга тиешбез. Чөнки еллар узган саен, сугыш чоры кешеләре сафы сирәгәя бара, элеккеге хатирәләр җуела. Ә тарих онытылырга тиеш түгел, Бигрәк тә миллионлаган корбаннар барәбәренә яулап алынган тынычлык. Бәркәтә авыл китапханәсе дә балалар белән шул өлкәдә күбрәк эшләргә тырыша. "Дары исле кырыгынчы елларның яшь батырлары" исемле тарихи дәрес тә нәкъ шул хатирәләргә багышланган иде. Сабый чаклары сугыш чорына туры килгән яшьтәшләре тормышын балалар презентация экраны аша да, яшь батырлар турында язылган китаплар аша да күрделәр. Әби - бабайларыннан язып алынган хатирәләрне дә тыңладылар. Үзләренең сугышка карата фикерләре, уйлары белән дә уртаклаштылар.