Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Сораулар һәм җаваплар сәгате "Йолдызларга юл - галәм аша!" (Космонавтика һәм авиация көненә)

12 апрель - Бөтендөнья космонавтика һәм авиация көне. Бәркәтә авыл китапханәсе бу көнне балалар өчен төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерли. Урта сыйныф укучылары белән "Йолдызларга юл - галәм аша!" исемле сораулар һәм җаваплар сәгате дә бик кызык узды. Китапханәче космос һәм авиация тарихын төрледән - төрле сораулар ярдәмендә балаларның үзләреннән сөйләтте дисәк тә ярый. Алар ашыга - ашыга белгәннәрен күрсәтергә тырыштылар. берәү дә тик кенә утырмады. Иң беренче космоска очкан  этләрне дә, татар милләтеннән булган космонавтларны да, хатын - кыз космонавтларны да, атаклы конструкторларны да, ракета төрләрен дә искә төшерделәр. Әле ракета макетын буярга да вакытлары җитте. Бер сәгать вакыт сизелми узды да китте. Укучылар үзләре өчен файдалы да, кирәкле дә материал тупладылар.