Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Оста - класс "Гипс сыннарын буяу серләре"

Бәркәтә авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә гипс сыннарын буярга өйрәтү оста - классы дәвам итә. Бу дәресләргә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар гына түгел, ә өлкән яшьтәгеләр дә бик теләп йөри. Сыннарны буяр алдыннан китапханәче әз генә уенчык ясау серләре турында сөйли. Төрле төрдәге уенчыкларны кайсы якларда күпләп ясыйлар, шулар белән таныштыра. Әкренләп нинди материалдан ясап булганына күчә. Шуннан соң катнашучылар үзләренең күңелләренә ошаган сыннарны сайлап алалар һәм тәмләп буярга утыралар. Мондый дәресләр күңелне тынычландыра, матурлыкны тоярга өйрәтә, бер - берең белән аралашыр өчен дә менә дигән сәбәп.