Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кызыксынучан балалар сәгате "Һәр кош - кортның үз холкы бар" (Халыкара кошлар көненә)

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу нәүбәттән Бәркәтә авыл китапханәсе дә читтә калмый. Чөнки табигать, бигрәк тә кошлар белән кызыксынучы балалар бик күп. Быел да "Һәр кош - кортның үз холкы бар" исемле кызыксынучан балалар сәгате (час любознательных детей) уздырдык. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү уздырганнан соң китапханәче презентациягә күчте. Ул "Кошларның төрләре һәм кулга ияләшүче кошлар" дип аталды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар да карадылар да. Үзләре белән булган кошларга кагылышлы хәлләр белән уртаклаштылар. "Кош оялары" исемле викторина сорауларын бигрәк тә яраттылар. Бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте.