Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Оста - класс " Матурлыкны үзебез тудырабыз!"

Бәркәтә авыл китапханәсе һәм мәдәният йортында гипстан ясалган сыннарны буяу дәвам итә. Буярга, рәсем ясарга яратучы һәркем: балалар, яшьләр, өлкән кешеләр рәхәтләнеп килеп буйый алалар. Әле кулына бер тапкыр да буяу пумаласы тотмаган кешеләрне үзебез өйрәтәбез, алар өчен оста - класслар уздырыла. Инде ял көннәрендә гаиләләре белән бергәләп килүчеләребез дә бар. Буш вакытларын файдалы итеп уздыралар.