Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Өйрәнү - уен сәгате "Шахмат, шашка да спорт төрләре"

Бәркәтә авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында балалар белән язгы каникул көннәре дәвам итә. Алар бик рәхәтләнеп китаплар укыйлар, бөтен уеннарда да катнашалар. Бииләр дә, җырлыйлар да, димәк, татарча дискәтүкләр дә дәвам итә. Ләкин әз генә башларны да эшләтеп алырга кирәк. 27 март көнне "Шахмат, шашка да спорт төрләре" исемле өйрәнү - уен сәгате үтте. Башта китапханәче шул уен төрләренең килеп чыгу тарихы, Россиягә кайчан килеп кергәнлеге турында сөйләде. Аннан балалар уйнау техникасы белән таныштылар һәм уеннар башланып китте. Тагын бер көн кирәкле һәм файдалы булып узып китте.