Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапларга күзәтү, әңгәмә, кычкырып уку "Балалар китабы атналыгы"

24 марттан 30 мартка кадәр балалар китабы атналыгы була. Аның язгы каникул көннәренә туры килүе китапханәчеләр өчен дә ата - аналар өчен дә бик уңай. Чөнки бергәләп төрле мәдәни чаралар уздырыла. 26 мартта Бәркәтә авыл китапханәсендә башланып китте атналык. Монда балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, шунда ук кычкырып укулар һәм бәхәсле әңгәмәләр дә узды. Үзләренең күңелләренә хуш килгән китапларны өйләренә укырга да алдылар.