Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Өйләрдә котлау "Бәйрәмебез белән, мәдәният хезмәткәрләре!"

25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә элек мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан авылдашларның өйләренә барып котлаулар оештырды. Аларга матур теләкләр теләнде, бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар  бүләк ителде. Алар бик канәгать калдылар.