Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кисәтү сәгате "Упкынга туры юл!" (наркотик катнашмалар турында)

Тормышларыбыз яхшырган саен яшьләребез, үсмерләребез арасында наркотик куллану куркынычы арта бара. Бер тапкыр татып караганнан берни булмый дип ялгышып татып караганнан соң туктала алмаучылары шактый. Яңа төр наркотиклы катнашмалар барлыкка килү дә куркыныч тудыра. Яшь организм аларга бик тиз күнегә. Бәркәтә авылы китапханәсе һәрдаим яшьләр, үсмерләр белән аңлату эшләре алып бара. "Упкынга туры юл!" исемле кисәтү сәгате дә нәкъ шул хакта иде.