Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби укулар "Шигырь ул - тылсым!" (Бөтендөнья шигъриять көненә)

Республикабызда шагыйрьләр бик күп. Аларның һәрберсенең үз укучысы бар. Чөнки шигырь укыган кешенең күңеле матур була. Андый кешенең тел байлыгы тирән, шуның белән сөйләме дә башкаларны кызыктырырлык була. Бөтендөнья шигъриять көненә Бәркәтә авылы китапханәсе яшүсмерләр белән "Шигырь ул - тылсым!" исемле әдәби укулар уздырды. Китапханәче якташ язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырганнан соң үсмер егетләр аларның шигырьләрен кычкырып укыдылар, үзара фикер алыштылар.