Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклорлы, танып - белү бәйрәме "Татар дөньясына, татар мохитенә сәяхәт!"

Чирмешән районы татар китапханәчеләреннән бер төркем үзәк китапханәдә бик матур һәм кирәкле бәйрәм чарасы уздырды. Ул "Татар дөньясына, татар мохитенә сәяхәт!" дип аталды. Милли киемнәр, чигү үрнәкләре, музыкаль уен кораллары, милли ризыклар, якташ язучылар  иҗатына багышланган күргәзмзлзр, презентацияләр ясалды. Кунакка 7,8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Гәрчә укучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт балалары да булса да алар бик теләп чарада катнаштылар. Сәламлау - күрешүдән башлап, оста - дәрес (татар милли ризыгы гөбәдия әзерләү), милли уеннар ("Башмакчы" уены), татар җырлары ("Көйне тап!") уены, авыллар тарихы, райондаш язучылар иҗаты, "Тапкырга табышмак" һәм башкалар балалар күңеленә бик хуш килде. Алар рәхәтләнеп катнаштылар, тәм - томнардан авыз иттеләр. Бик зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.