Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклор бәйрәме "Бәйрәм хуҗасы - коймак!"

Халкыбызның гореф - гадәте, милли йолаларын балаларыбызга, оныкларыбызга мирас итеп калдыру безнең төп бурычыбыз. Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Бәйрәм хуҗасы - коймак!" исемле фольклор бәйрәме уздырды. Мәдәният йорты каршысы бәйрәмчә бизәлде:  милли сөлгеләр эленде, коймак "пешерү" өчен татар миче макеты ясалды, уеннар өчен атрибутлар әзерләнде. Татар табынында самавырда кайнар чәйләр кайнап торды.  Коймак турында уеннар, әйтемнәр таптык, төрле халык рецептларын җыйдык. Бәйрәм бик күңелле узды