Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Иҗади сәгать "Нинди сәләтле син, и халкым!" (2022 ел - Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы)

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсендә дә төрледән - төрле чаралар уздырыла башлады. Авыл мәдәният йорты фойесында "Нинди сәләтле син, и халкым!" исеме астында китап күргәзмәсе ясап куелды. Ул бер ай буена эшләячәк. Районыбызда ничә төрле милләт яши, шуларның милли гадәт - йолаларын яктыртып барырга тырышабыз. Урта сыйныф укучылары белән әңгәмәдә һәм китапларга күзәтү уздырганда да шул турыда сөйләштек.