Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Туган як буенча экскурс "Бәркәтәм - туган ягым!"

Туган ягы һәркемгә газиз һәм кадерле. Туган авыл бигрәк тә... 3 февраль көнне Бәркәтә авыл мәдәният йортында халык җыены узды. Моңардан авыл китапханәсе дә читтә калмады. Фойеда зур күләмдә китаплы - рәсемле күргәзмә ясалды. Авыл табигатен, тормыш - көнкүрешен эченә алган зур төсле фотолар да күргәзмәдә урын алды. Ләкин халыкның игътибарын күбрәк авылның элекке тормышын чагылдырган якташ рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән картиналар җәлеп итте. Сораулар күп булды. Китапханәче бер сорауны да җавапсыз калдырмады. бик теләп экскурсия уздырды.Күргәзмә әле бер атна буе эшләде.