Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер сәгате "Холокост корбаннары хакында..."

Бүген холокост корбаннары хакында белмәгән кеше бик сирәктер. Ул тарихка кешелекнең иң   вәхши һәм коточкыч бер вакыйгасы булып кереп калды. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларның башка милләт кешеләренә карата кылган  җинаятьнең иң зурысы шулдыр мөгаен.Бәркәтә авыл китапханәсе яшьләр белән бергәләп "Холокост корбаннары хакында..." исемле хәтер сәгате уздырды. "Үлемгә бер мизгел кала!" презентациясе һәм "Бабий Яр" китабы эчтәлеге аша кешеләрнең ниләр кичерүе, фашистларның кансызлыгы күзалланды. Һәр вторник һәм суббота көннәрендә йөзләрчә кеше гомерен өзүчеләргә нәфрәт яуды.