Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер дәресе "Ленинград батырлыгы" Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел

Бәркәтә авыл китапханәсе балаларда патриотик хисләр тудыру, халкыбызның тарихын аңлату максатыннан һәм 900 көнгә сузылган Ленинград боҗрасын өзүнең 78 еллыгы уңаеннан төрле сыйныф укучылары белән хәтер дәресләре уздырды. 27 январь көнне "Ленинград батырлыгы!" исемле дәрес узды. Үтемлерәк булсын өчен "Бер кисәк блокада икмәге!" исемле презентация һәм китап киштәсе ясалды. Дәрес сорау - җавап формасында барды. Китапханәче китапларга күзәтү ясады, Балаларның белемен тикшереп карау өчен әңгәмә дә уздырылды. Балаларга дәрес бик тә ошады.