Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер дәресе "900 көн! 900 төн!" Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел

Ленинград блокадасы кешелек хәтереннән мәңгегә җуелмаслык тирән яра. Бөек Ватан сугышының иң коточкыч бер вакыйгасы һәм фаҗигасе. 18 январьдә бик зур югалтулар белән Совет солдатлары  блокаданы өзә алдылар. 27 январьдә Ленинград блокадасы тулысынча өзелде. Балаларга шушы вакыйгаларны аңлату һәм патриотик хисләр уяту максатыннан Бәркәтә авыл китапханәсе "900 көн! 900 төн!" исеме астында хәтер дәресе уздырды. Шул ук исем белән китап киштәсе, "Блокада икмәге..." исемле презентация әзерләнде. Китапларга күзәтү, каралган сюжетлар буенча балалар белән әңгәмә уздырылды. Аларның фикерләре тыңналды.