Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

"Астрид Линдгрен һәм аның яраткан әкият геройлары"

16 март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Астрид Линдгрен һәм аның яраткан әкият геройлары" исемле әдәби дәрес (литературный урок) уздырдык. Балалар өчен бик кызыклы китап күргәзмәсе (Книжная выставка) һәм презентация әзерләдем.Күргәзмәдә күрсәтелгән китапларга бәйләп, китапка кертелгән әкият геройларының килеп чыгышы, Карлсонга багышланган һәйкәл, Астрид ял һәм аттракцион паркы, музее турында презентацияне балалар бик кызыксынып һәм яратып карадылар. "Пеппи Длинныйчулок", "Рони, дочь разбойника", "Расмус - бродяга" китапларын рольләргә бүлеп кычкырып уку (громкие читки по ролям) вакытында да, соңыннан уздырылган әңгәмә (беседа) һәм фикер алышу (обсуждение) вакытында да бик актив булдылар. Дәрестән бик күп файдалы нәрсәләр белделәр.