Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Эковикторина "Шауласын яшел урманнар"

Урманнар безнең төп байлыгыбыз. Алар сулар һавабыз, ашар ризыгыбыз, кияр киемебез һәм көндәлек бөтен тормышыбыз дияргә була. Урман - табигать сакчысы, киек - җанварлар ое. Без аны сакларга да, якларга да бурычлы. Сентябрь аенда урманчыларның һөнәри бәйрәмнәре. Безнең балаларыбыз урман турында да, аны үстерү, саклау турында да белеп үсәргә тиешләр. Шул максаттан Бәркәтә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Шауласын яшел урманнар" исемле эковикторина уздырды. Балаларга урман, агачлар, куаклар турында сораулар бирелде. "Яфракка әнисен табарга ярдәм ит", "Нинди агачлар була?","Тәмле" агачлар" уеннары күрсәтелде. Балалар кызыклы табышмакларга да җаваплар таптылар. Бик теләп үз фикерләре белән дә уртаклаштылар. Чара бик җанлы һәм кызык узды.