Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Онлайн - таныштыру "Табигать җанлы Габделхәй" (Язучы Г.Сабитовның тууына 90 ел)

Танылган язучы, зурлар өчен дә, балалар өчен дә бик күп кызыклы хикәяләр, пҗесалар авторы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе үзенең укучылары өчен аның әсәрләре, китаплары буенча онлайн - таныштыру әзерләде. Ул "Табигать җанлы Габделхәй..." дип аталды. Ни өчен шулай, чөнки Габделхәй ага табигать баласы иде. Аның һәрбер хикәясендә табигатькә мәхәббәт, аны чиксез ярату ярылып ята. Гади генә нәрсәне дә күреп алып үзенең укучыларына җиткерә белә иде ул. Шуңа аның әсәрләре дә китап киштәләрендә тузан җыеп ятмады, кулдан - кулга йөреп, таушалып беткәнче укылды. Аның китаплары бүген дә яратып укыла. Укучыларыбыз алардан җаннарына шифа таба, алар аша табигать белән аралаша.