Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәрәкәтле уенлы танып - белү чарасы "Туган тел һәм бәхетле балачак" (Рус теле көненә)

"Яшьләр" урамында яшәүчеләр балаларны тагын бер кат шатландырырга уйладылар. 6 июнь - нәкъ А.С.Пушкинның туган көнендә "Туган тел һәм бәхетле балачак" чарасы узды. Балалар, оныклар белән бергә күрше урамнардан да әти - әниләр, әби - бабайлар да бәйрәмгә килгәннәр иде. Бәйрәм ярыш формасында ике командага бүленеп оештырылды. Нинди генә уеннар, узышлар, ярышлар булмады. Балалар бик тырышты. Аларга ярдәмгә клоун, әти - әниләр,әби - бабайлар килде.Һәрвакыттагыча әлбәттә дуслык җиңде. "Тәмлеләр", бүләкләр барысына да җитте. Һәркем канәгать калды.