Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кечкенә сабантуй "Балачак бәйрәме" (Балаларны халыкара яклау көне)

Балалар безнең киләчәгебез дибез, шуның өчен өлкәннәр алар өчен җаваплы. Балачаклары хәтерләрендә нык калсын өчен шатлыклы, куанычлы, бәхетле көннәрен күбрәк булдырырга тырышырга кирәк. Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны халыкара яклау көненң "Балачак бәйрәме" исемле кечкенә сабантуй уздырды. Ул ике команда белән ярыш формасында барды. Балалар, зур милли сабантуйдагыча бөтен милли уеннарда да катнаштылар. Аннан соң хәрәкәтле "Тупны тот", "Ярый - ярамый" уеннары, асфальтта рәсем ясау, кәрзингә нарат, чыршы күркәләре тутыру, сикергечтә сикерү ярышлары булды. Әлбәттә инде әниләр, әбиләр көч биреп тордылар. Бәйрәм бүләксез булмый, ике команда да "тәмле" һәм кирәкле бүләкләр белән таралыштылар.