Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Могҗизалар кыры "Һөнәрне тап!"

Без үзебезнең балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәген һәрдаим кайгыртып торырга тиешбез. Һөнәр сайлау өлкәсендә бигрәк тә. Баланы яшәп килүче һөнәрләр, барлыкка килгән яңа төр һөнәрләр белән таныштыру аларга тормышта югалып калмаска, үз юлларын сайларга ярдәм итә.Шул максат белән 7 сыйныф укучылары арасында "Һөнәрне тап!" (Угадай профессию!) могҗизалар кыры (поле чудес) ярышы уздырылды. Китапханәче балалар белән бергәләп аларны кызыксындырган һөнәрләр турында әңгәмә уздырып алды. Уен барышында да төрле сораулар биреп балаларның фикерен ачыкладык. Уен булгач җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. Ничек булса да "тәмле" бүләкләр барысына да бирелде. Уен кызык та, файдалы да узды.